Көнүзәк
8 февраль 2024, 08:53

Акчаң булса, нишләтергә?

Бу турыда РФ Дәүләт Думасында сөйләгәннәр.

deita.ru Акчаң булса, нишләтергә?deita.ru Акчаң булса, нишләтергә?
Акчаң булса, нишләтергә?Фото:deita.ru

2024 елның февраль аеннан банклар вкладчыларга вкладларының вакыты бетүе турында бушка хәбәр итәргә тиеш булачак. Бу турыда РФ Дәүләт Думасында сөйләгәннәр.

Хәбәр ничек килергә тиеш, вклад салган кеше белән банк арасындагы килешүдә күрсәтеләчәк. Я телефонга смс, электрон почтага хат булып киләчәк, я шалтыратып әйтәчәкләр.

Ни өчен кирәк бу?

Әгәр вклад озак вакытка ачылса, кеше аның вакыты кайчан бетүе онытырга да мөмкин, диләр. Аны ачкандагы шартлар белән озайтырга, яисә кечкенә процентка депозитка салып куярга мөмкиннәр.

Әгәр кешегә вклады тәмамлануы турында хәбәр килсә, ул аны я озайта, я акчасын кире алала, я яңа, яхшырак шартлардагы вклад ача ала.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас