Көнүзәк
6 февраль 2024, 19:57

"Авдеевкада яраландым..."

Сүз "Антей" атамалы хәрби турында. 

"Башкорт батальоны" Телеграм-каналы."Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.
Фото:"Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Бүгенге көндә “Антей” позывнойлы хәрби өйдә: ул яраланганнан соң тернәкләнә.

Тәүге контрактына ул 2013 елда кул куя: Таҗикстанда махсус билгеләнештәге разведка ротасында өлкән разведчик була.

Украина территориясендә махсус операция башлангач,  разведчикны шунда ук хәрби бурычларын үтәргә җибәрәләр. Беренче тапкыр ул 2022 елның августында яралана, икенче тапкыр – былтыр декабрьдә.

“Авдеевка өчен алшларда булды бу хәл. Мин хезмәттәшләрем белән позициядә идем. Смена алмашынганда безне дошман кадрокоптеры ачыклады. Безне алмаштырасы төркемне көтеп, дошман  безнең позициягә юнәлтелгән  максатын үзгәртте һәм танк коралыннан өч ату тавышы яңгырады. Нәтиҗәдә күбебез, шул исәптә мин дә, төрле дәрәҗәдә яраландык, взводның шәхси составтанда югалтулар да булды...

Хәрби иптәшләре белән җиңүне якынайтыр өчен  тиз арада янә сафка кайтырга ниятли.


Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.  

Чыганак: БСТ/Новости Башкортостана. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас