Көнүзәк
6 февраль 2024, 10:30

Сыйфатсыз азык-төлек, ялган сөт арткан

Кайсы кибетләрдә безне алдыйлар?

Сыйфатсыз азык-төлек, ялган сөт артканСыйфатсыз азык-төлек, ялган сөт арткан
Сыйфатсыз азык-төлек, ялган сөт арткан

Кайсы кибетләрдә безне алдыйлар?

 

Йогышлы авырулар саны кискен арткан, кибетләрдә ялган ризыклар күп, хастаханәләрдә балаларга «Роллтон» һәм колбаса ашаталар, яшүсмерләр арасында тазару эпидемиясе үсеш ала…

Билгеле булганча, Роспотребнадзор эпидемиологик хәлне генә түгел, ә гомумән санитар иминлекне дә күзәтә, шулай ук кулланучылар хокукларын яклый.

Ведомство хезмәткәрләре кибетләрдә сатыла торган продуктларның сыйфатын да даими тикшереп тора.

Узган елгы тикшерүләр барышында алар, аерым алганда, 23 азык-төлек үрнәгендә безнең илдә теркәлмәгән пестицидлар тапкан, шул ук вакытта «химоз» продуктларның яртысыннан артыгы чит илдән кертелгән булып чыккан. Пестицидлар Кытай чәе үрнәкләрендә («Перекресток», «Метро», «Ашан» супермаркетларында сатылган), төрек грушалары, лимоннары һәм борычларында («Метро», «Лента») табылган. Русия продуктлары арасында пестицидлар помидор һәм чөгендердә («Ашан», «Магнит») ачыкланган. Барлык сыйфатсыз продукция, ә бу — 47,7 тоннадан артык, сатудан алынган.

Узган ел 790 ризык һәм азык-төлек чималы үрнәгендә антибиотиклар булу-булмавы тикшерелгән. Антибиотиклар ит һәм кош итенең ике үрнәгендә табылган. Бу — бик аз сыман. Ләкин бер «ләкин» бар: бу продуктлар балалар учреждениеләрендә ризык әзерләү өчен билгеләнгән булган.

 «Находка», «Магнит», «Бристоль» федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләре кибетләрендә тикшерүләр барышында, күп тапкырлар, пальма мае һәм башка өстәмәләр кулланып җитештерелгән ялган сөт продукциясе ачыкланган.

Гомумән алганда, Роспотребнадзор тикшерүләре күрсәткәнчә, 2023 елда кибет киштәләрендә сыйфатсыз һәм ялган продуктлар узган ел белән чагыштырганда 10 тапкыр арткан: аларның куллану базарындагы өлеше 0,4 проценттан 4,2 процентка кадәр җиткән. Бу фактлар ут күршебез Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина чыгышыннан алынды. Бездә мондый хәл юк дип кем әйтә ала. Бу кибет челтәрләренә  бер үк “капчыктан өләшәләр” бит...

 

Фото: 

zazakupkami.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас