Көнүзәк
5 Февраля 2024, 06:01

Түрә костюмын бронежилетка алмаштырган ул

Чиновник  СВОга былтыр ел азагында китте. 

Видеодан  скриншот.Видеодан  скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Түрә костюмын – бронежилетка, җылы һәм матур кабинетын  окоп һәм блиндажларга алмаштырган ул. “Самурай” позывнойлы  хәрби СВО зонасына узган елның ахырында китте. Бүгенге көндә  ул  махсус хәрби операциянең иң кайнар юнәлешләренең берсендә БПЛА отрядында хезмәт итә. Бу хакта БСТның хәрби корреспонденты Азат Садрыев сөйләде

-Ике картәтием дә Бөек Ватан сугышында катнашкан, Берлинны алганнар. Аларның батырлыкларын онытмыйм. Картәтиләремнең орден-медальләре миндә саклана. Монда мин разведкада хезмәт итәм. Безнең максат – авиация һәм артиллерия өчен мәгълүматлар җыеп тапшыру. Безнең координатлар буенча алар билгеләнгән нокталарга ут ача.

Бер отрядта Русиянең төрле төбәкләреннән җыелганнар. Күпләр – шактый тәҗрибә туплаган хәрбиләр.

“Самурай”ның хезмәттәшләре сүзләренчә, ул бу эшкә тиз төшенеп, өйрәнеп киткән.

Белгородтан “Камень” позывнойлы хәрби Самурай турында түбәндәгеләрне сөйли:

–Үз гомеремдә танышкан беренче башкорт  – ул Самурай. Аның белән таныш булуыма һәм бергә хезмәт итүемә шатмын. Бик позитив кеше. Безнең эшкә килгәндә, ул аны “бишле”гә башкара.

Үзегезне саклагыз,  егетләр! Исән-имин булыгыз.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас