Фән дөньябызга - 300 ел!
15 февральдә “Торатау” Конгресс-холлында Русия фәннәр академиясенең (РФА) Уфа федераль тикшеренүләр үзәге (УФИЦ) металларның үтә дә нык сыгылмалылыгын тикшерү Институты (ИПСМ) белән берлектә РФА 300 – еллыгына багышланган тантаналы чара оештыра. УФИЦ һәм ИПСМ Русия оборона министрлыгына караган фәнни оешмалар. Шуңа күрә алар РФА 300-еллыгын билгеләү тантанасына ныклап әзерләнә. Юбилей чараларына әзерлек кысаларында бүген “Башинформ”да журналистлар белән очрашу үтте. Матбугат конференциясе ифрат та мавыктыргыч узды. Анда РФА УФИЦ җитәкчесе Василий Мартыненко, РФА ИПСМ фәнни җитәкчесе Радик Мөлеков, РФА ИПСМ генетика һәм биохимия институты директоры вазифаларын үтәүче Эльза Хөснетдинова, Тел, тарих һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина һәм РФА ИПСМ химия институты директоры вазифаларын үтәүче Сергей Хурсан катнашты.
Галимнәр җыелган җирдә бер сәгать очрашу (чара кысаларында вакыт чикләнгән иде) ул күрешү дә түгел кебек. Шулай булса да, без чыгышлардан иң мөһим өлешләренә тукталып китәрбез.
Петр патшаның реформаторлык эшчәнлеге Русиядә фән һәм мәгариф институтлары барлыкка килүгә нигез була. 1724 елның 28 гыйнварында император указы белән Петербург фәннәр академиясе барлыкка килә. Петр патша академиясе чит илләрнекеннән нык аерылып тора. Ул дәүләт учреждениесе була: аның әгъзалары, эш хакы алу сәбәпле, дәүләтне фәнни-техник яктан тәэмин итәргә тиеш була. Академия фәнни үсеш һәм белем бирү бурычларын берләштерә һәм аның составында университет һәм гимназия эшли. Күренекле галим М. Ломоносов анда 1742 елда килә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ил җитәкчелеге мәдәни казанышларны һәм галимнәрне саклап калуны алгы планга куя. Чөнки дөньякүләм масштабта тирән белем нигезләренә ия белгечләрсез технологик үсешкә ирешү, мөмкин булмас иде.
Русия фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы СССР Министрлар Советының 1951нче елның 12 май указы белән барлыкка килә. Атамасы берничә тапкыр үзгәртелгәннән соң, бүген инде ул Уфа Федераль тикшеренүләр үзәге дип атала.
Бүген хөрмәтле галимнәр очрашу барышында үзләре алып барган эшчәнлек турында кыскача бәян итте.