“Морпех” позывнойлы доброволец күңеле кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Ул “Башкортстан” полкы составында Могыйн Нагаев исемендәге гаубица артиллерия дивизионында хезмәт итә. Морпех Әбҗәлил районы Аскар авылыннан. Ул – күп балалы әти. Өч кыз һәм дүрт улы бар. Ул үзенең зур гаиләсенә сәлам юллаган.
“Без монда Җиңү һәм Русия өчен”, – ди хәрби.
Бездән теләк бер: исән-имин кайтырга язсын! Без сезне көтәбез, егетләр.
Махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучы барлык доброволецлар башка хәрбиләр белән бер үк шартларда куелырга тиеш. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин былтыр декабрьдә узган туры линиядә һәм матбугат конференциясендә белдерде.
“Кулларына корал тотып Русия мәнфәгатьләрен яклаучы, аның өчен көрәшүче, үз тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куючы барлык доброволецлар да бер үк шартларга куелырга тиеш", – диде Путин.
Ул барлык катнашучыларга ярдәм итүнең тигез шартларын тәэмин итү өчен законга төзәтмәләр кертеләчәген өстәде.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.