Туймазы районыннан СВОда хезмәт итүче Кок позывнойлы хәрби моңа кадәр контракт буенча хезмәт иткән булган, ә узган елның язында янә хәрби хезмәткә кайткан.
Махсус операция зонасында 10 ай хезмәт итү дәверендә ул “Батырлык өчен”, “Һәлак булучыларны коткарган өчен”, I һәм II дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык өчен”, Шәйморатов исемендәге медальләр белән бүләкләнгән.
Кок – ишле гаиләдән, алар 7 бала үскәннәр. Медицина колледжында укыган, әмма укуын тәмамлап бетермичә армиягә киткән. Кайткач, өйләнгән, хатыны белән авылда йорт сатып алганнар.
2022 елда яшь ир туганнарына махсус операция зонасына бару карарын кабул итүен белдергән. Әмма ул вакытта аны бармаска күндергәннәр. Шулай да, ир бу уеннан кире кайтмаган, һәм былтыр февральдә, туганнарына әйтмичә, ул Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
-Башта мине Татарстанның “Алга” полкына юнәлттеләр. Анда мин бер атна пешекче булдым, – дип сөйли хәрби. – “Кок” позывноем да шуннан. Әмма ашарга пешерү минем эш булмады, бугай.
Яшь ирне “шәйморатовчы”ларга күчерәләр: “Хәзер “Хантер” өр-яңа УАЗ машинасында йөрим, алгы сызыкның һәр ноктасында ышанычлы радиосигнал булуын тәэмин итәм”.
Сугышчы взвод белән бергә узган елның сентябрендә камалышка эләгә. Яралана, шулай да машинасын ут астыннан чыгара ала, яу вакытларында подразделениеләр арасында элемтәне тәэмин итә.
Соңрак, башка заданиеләрдә, үз гомерен куркыныч астына куеп, солдат ике тапкыр яраланган иптәшләрен яу кырыннан алып чыга. Кок, тәмамланмаган медицина белеменә ия булып, бәйләвечләр дә бәйли белә, укол да ясый ала. Аңа санитар инструкторлыкка күчүне күп тапкырлар тәкъдим иткәннәр.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Чыганак: tuvest.ru