Бүген, ягъни 29 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы үткәргән киңәшмәдә башка мәсьәләләр белән беррәттән 2022-2025 елларда халык сәнгать һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген тергезү буенча чаралар планының гамәлгә ашырылуы тикшерелде.
Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев белдерүенчә, Башкортстанда 17 халык сәнгать һөнәрчелеге предприятиесе санала. Алар: ташны нәфис эшкәртү, агач бизәкләү, милли киемнәр тегү, йорт кирәк-яраклары, сувенирлар һ.б.лар җитештерү оешмалары. 2023 елның 11 аенда халык сәнгать һөнәрчелеге 233, 5 млн. сумлык изделиеләр җитештергән. Башкортстанда бу тармакта 500 кеше мәшгуль.
Республиканың халык сәнгать һөнәрләре тармагында эшләүче 14 оешманың өчесе генә теркәлгән. Алар: "Агыйдел" башкорт халык кәсепләре предприятиесе, "Артель" халык сәнгать кәсебе оешмасы һәм "Салават" ательесы. Теркәлеп эшләү федераль ярдәм чаралары алырга, шул исәптә салым буенча ташламлар белән файдаланырга булыша.
Русиянең халык сәнгать кәсепләре исемлегенә кергән 87 предприятиесе арасына Башкортстанның "Агыйдел" халык сәнгать кәсепләре предприятиесе генә кергән. Бу предприятие 2023 елда чимал һәм материаллар, энергия, шәхси индивидуаль төргәк өчен чыгымнарын каплатуга 12, 9 млн. сум субсидия алган.
2023 елда халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеген үстерү чаралар планы кысаларында җитештерүчеләргә ярдәм сыйфатында төбәк бюджетыннан 11 миллион сум бүленгән. Шуның 6 млн. сумын корылмалар, чимал һәм материаллар сатып алуга чыгамнарын каплатуга 6 предприятие алган. Ә "Агыйдел" халык сәнгать кәсепләре предприятиесенә 5 млн. сум бүленгән.
Моннан тыш, былтыр республикада "Башкортстан халык сәнгать кәсепләренең атказанган остасы" мактаулы исеме булдырылды. 2023 елның декабрендә тәүге 8 кеше әлеге мактаулы исемгә лаек булды.
Республика җитәкчесе халык сәнгать кәсепләре әйберләрен җитештерүчеләр өчен форум үткәрү бурычын куйды.
БР Башлыгы сайтыннан.