Көнүзәк
23 Января 2024, 15:27

Концерт оештырылачак

   Башкортстанда яшәүчеләр республика Башлыгын хуплап концерт оештырырга телиләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Концерт оештырылачакКонцерт оештырылачак
Концерт оештырылачак

   Башкортстанда яшәүчеләр республика Башлыгын хуплап концерт оештырырга телиләр.

   Җомга көнне Телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка теләктәшлек йөзеннән концерт оештырылачак. Чараның инициаторлары – билгеле җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре.

   Концертның төп идеясе – республиканың, Башкортстанның күпмилләтле халкының бердәмлеге өчен чыгыш ясаучы  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка теләктәшлек күрсәтү.

   -Без үзебезнең бердәмлекне күрсәтергә тиеш. Бүген Башкортстанның күпмилләтле халкы республика Башлыгына теләктәшлек күрсәтә. Бу үз фикерләребезне һәм мөрәҗәгатьләребезне белдерү мәйданы булачак,- ди бу уңайдан  БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас