Көнүзәк
22 гыйнвар 2024, 09:57

Республиканың кемгә каршы торуы ачык күренә

Башкортстан Башлыгы дүрт минутлык ролик урнаштырып, республика халкын игътибар белән карарга һәм уйланырга чакырды.

Республиканың кемгә каршы торуы ачык күренәРеспубликаның кемгә каршы торуы ачык күренә
Республиканың кемгә каршы торуы ачык күренә

Башкортстан Башлыгы дүрт минутлык ролик урнаштырып, республика халкын игътибар белән карарга һәм уйланырга чакырды. Радий Хәбиров билгеләвенә, видеода республиканың кемгә каршы торуы ачык күренә. Анда сүз Башкортстанда санкцияләштерелмәгән акцияләр оештыручы экстремистлар турында сүз бара.

Баймактагы митингларга Руслан Габбасовның * катнашы барлыгы ачыкланган инде. Бу хакта протестлар барышында кулга алынган студентлар сөйләгән. Габбасов* үзе Литвада яши һәм шуннан торып башкорт халкын кулына корал алырга чакыра. Тагын бер катнашы булган кеше –Канадада яшәүче Руслан Сөләйманов. Ул океан артыннан Башкортстан халкын  Русиядән аерылып чыгарга өнди. Бу вакыйгаларның күләгәдәге җитәкчесе дип Фәнзил Әхмәтшинны атыйлар. Моннан тыш, роликта санкцияләштерелмәгән акцияләрне оештыручыларның барысы да диярлек наркотик, хәтта кеше үтерү аркасында хөкем ителгәнлеге әйтелә. Ролик ахырында Башкортстандагы вакыйгалар белән кайбер чит ил мәгълүмат чараларының кызыксынуы арасында бәйләнеш булуы да билгеләнә. Бу экстремистларның Русия дошманнары белән бәйләнеше барлыгын исбатлый.   

*Ходарковский Михаил Борисович РФ юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән.
* Варламов Илья Александрович РФ юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән.
*Габбасов Руслан Салаватович РФ юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән.

*«Дождь» телеканалы РФ юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән.

*“Свобода” (“Azatliq Radiosi”) татар-башкорт хезмәте РФ юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән.

*«Исламское государство» ( «Исламское Государство Ирака и Сирии», «Исламское Государство Ирака и Леванта», «Исламское Государство Ирака и Шама») террористик дип танылган һәм Русиядә тыелган .

*«Башкорт» оешмасы экстремистик дип табылган һәм Русиядә тыелган.

*Алчинов Фаил Фаттах улы Росфинмониторинг тарафыннан террорист һәм экстремист дип танылган.

*Руслан Габбасов  Росфинмониторинг тарафыннан  террористлар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас