Көнүзәк
22 гыйнвар 2024, 16:43

"Җимерелгән блиндажда "бронник" таптым..."

Исән-сау кайта күрегез! 

Башкортстанның халык фронты.Башкортстанның халык фронты.
Фото:Башкортстанның халык фронты.

Башкортстаннан СВОда катнашучы “Кайтыр” позывнойлы хәрби яу яланының бер участогында Георгий тасмалары тагылган бронежилетка тап булуын сөйли. Бу хакта Башкортстанның халык фронты хәбәр итә.

“Җимерелгән блиндажда Георгий тасмалары тагылган “бронник” таптым. Кайсы хәрби аны киеп йөргәндер, бүгенге көндә ул хәрби кайда – болары билгесез. Тасмаларны сак кына кисеп алдым. Хәрбиләребез хакында хәтер  буларак тагып йөриячәкмен. Георгий тасмаларын саклагыз”,  – ди “Кайтыр”.

Ә без “Кайтыр”га саулык теләп калабыз. Исеме җисеменә туры килеп,  аның  туган якларга якыннары янына исән-имин кайтуын телибез.

Башкортстан халкы Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Пенсиягә чыккан запастагы хәрбиләр, шулай ук армиядә хезмәт итмәгән, әмма югары яки урта һөнәри белем алган ир-атлар булырга мөмкин. Контракт буенча хәрби хезмәткә рядовойдан прапорщикка кадәр 65 яшькә кадәрге ир-атлар кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас