Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Дүртөйле районында махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Тимергалиев, Ранис Шәехов, Фәнзил Галимҗановның гаиләләре белән очрашты. Ул һәлак булучыларның әти- әниләренең кайгыларын чын күңелдән бүлеште һәм аларга генерал Шәйморатовның медален тапшырды.
- Балаларыгыз өчен зур рәхмәт,- диде ул. - Алар - чын геройлар, хәрби бурычларын азакка кадәр үтәделәр. Без сезгә республика кардиоүзәгендә ятып чыгарга тәкьдим итәбез. Күп ата- аналар бу мөмкинлек белән файдаланды. Һәр гаилә минем шәхси контрольда. Алар белән республика башлыгы хакимиятендә бер идарә шөгыльләнә. РФ Президенты карары белән Русиядә "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды булдырылды. Аның филиалы республикада да эшли.
Чыганак: glavarb.ru