Аерылышырга уйладыгызмы? Тиздән ныграк уйларга туры килмәгәе...
"Гаилә елы" да аны саклап калуның бер ысулын тәкъдим итәләр. Ул да булса - СВО !?.
Русиядә аерылышкан өчен 100 мең штраф салып яки махсус операциягә җибәреп җәза бирергә! Бу тәкъдимне РФ Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов тәкъдим иткән. Мөнәсәбәтләрне теркәгәндә ир белән хатынга бердәм түләү булдыру турындагы закон проекты хакында фикер алышканда, Милонов «проблема туйларның аз булуында түгел, ә аерылышуларның күп булуында» дип аңлаткан.
Сәясәтче инициативаны яхшы дип бәяләгән, әмма аерылышкан очракта, аны штраф яки хәрби операция зонасында мәҗбүри эшләр белән тулыландырсалар, бу тәкъдимне хуплачагын белдергән.
"Аерылышкан өчен җәза бирергә кирәк. Ә гаилә кору кеше өчен болай да бәйрәм», – дигән ул.
Моңа җавап итеп, ЛДПР депутаты Василина Кулиева Милоновка, тәкъдимнәрне кертеп, үзенең закон проектын әзерләргә тәкъдим иткән.