Гыйнвар башында махсус хәрби операциядә төшерелгән видео таралды. Анда хәрби басу уртасында аңа табан очкан дрон-камикадзедан котылып кала.
Сүз Чиләбе өлкәсенең Кунашак районыннан мобилизацияләнгән Бабай позывнойлы хәрби турында бара.
Ул хәрби корреспондент Анастасия Бартеневага интервью биргән:
–Мин Русия армиясендә хезмәт итәм. Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә. Ул вакыйга болай булды. Дрон очып килде, мин дронга төбәп ата башладым. Артта бер иптәшем, икебездән дә арттарак командир тора. Командирны үтерергә теләделәр. Командирга снаряд тимәсен дип торып бастым да дронга ата башладым. Өчесен бәреп төшердем. (видеода – икенче дрон. – Авт.)
–Ничек соң үзегез котыла алдыгыз?
–Тәҗрибә инде. Командирларыбыз яхшы булды, алар атарга өйрәтте. Аларга рәхмәт.
Интервью алудан файдаланып, хәрби Каменск-Уральскийга сәламнәрен юллый, хатыны Вәлиягә мөрәҗәгать итеп, аны яратуын әйтә...
Бу видео кадрларын күз яшьләрсез карап булмый.
Берүк исән-имин өйләрегезгә кайтыгыз!
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.