Көнүзәк
13 гыйнвар 2024, 10:25

Уфа карга күмелмәсен дип...

Төнлә 269 берәмлек техника һәм 59 юл эшчесе кар белән “көрәште”. Көндезге сменага 271 берәмлек техника, 302 кеше эшкә чыкты.

Уфа карга күмелмәсен дип...Уфа карга күмелмәсен дип...
Уфа карга күмелмәсен дип...

Кышы да, кышы быел... Үткән тәүлектә Уфа карга күмелде. Коммуналь хуҗалык предприятиеләре кардан чистарту эшен актив рәвештә дәвам итә.

Төнлә 269 берәмлек техника һәм 59 юл эшчесе кар белән “көрәште”. Көндезге сменага 271 берәмлек техника, 302 кеше эшкә чыкты.

Беренче чиратта төп магистральдә урам-юл челтәрен чистартуга басым ясылды. Аннан соң техника белән эшчеләр бәләкәйрәк урамнарга күчте.

Башкалада үткән тәүлектә 580 тонна реагент кулланылган. Шәһәр урамнарыннан коммуналь хезмәтләр көче белән 18 мең кубометр кар чыгарылган.

Мондый һава шартлары торганда кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр йорт түбәсендә кар катламы, боз эленеп торганын күргәнсез икән 8 (347) 279-90-00 яки 112 номеры буенча Уфа шәһәренең бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә шалтыратып әйтергә кирәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас