2024 елда “Башкортстан продукты” проектында катнашучыларны 800гә җиткерү планлаштырыла. Әлеге вакытта 767 җитештерүче аның әгъзасы булып тора, шуларның 631е – азык-төлек җитештерүче, 136сы азык-төлек булмаган товарлар җитештерә.
– “Башкортстан продукты” билгесе белән 28 мең төрле товар маркировкалана, - ди Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Былтыр “Башкортстан продукты” 10 сәүдә-сату конференцияләре оештырган, Татарстан Республкиасының Яр Чаллы шәһәренә, Үзбәкстанның Ташкент шәһәренә, Оренбург өлкәсенә 3 бизнес-миссияне гамәлгә ашырган, 50 презентацүткәргән. Дипломантлар илнең 24 күргәзмәсендә һзм ярминкәдә катнашкан.
602 җитештерүче илнең 83 төбәгендәге сәүдә үзәге һәм 32 ресторан бизнесы оешмасы белән сөйләшүләр үткәргән.
Чыганак pravitelstvorb.ru