Көнүзәк
28 декабрь 2023, 19:43

Хуш, галим. Хуш, остаз

Уку йорты да ятимсерәп калды.

Хуш, галим. Хуш, остазХуш, галим. Хуш, остаз
Хуш, галим. Хуш, остаз

Уку йорты да ятимсерәп калды.

Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты идарәсе һәм ижтимагый оешманың барлык әгъзалары Башкортстан татарлары конгрессының беренче җитәкчесе, 1983-2005 елларда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры, педагогия фәннәре докторы, профессор Эдуард Шәйхулла улы Хәмитовның вафат булуын авыр кичерә һәм якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Эдуард Шәйхулла улы белән хушлашу иртәгә, 29 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты янында узачак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас