Көнүзәк
28 декабрь 2023, 06:50

Могҗиза бар ул!

Яңа елда могҗизаларга ышанмаган бала юктыр кебек. Чөнки бу бәйрәм чынлап та тылсымлы.

Могҗиза бар ул!Могҗиза бар ул!
Могҗиза бар ул!

Яңа елда могҗизаларга ышанмаган бала юктыр кебек. Чөнки бу бәйрәм чынлап та тылсымлы.

 

Туймазыда яшәүче Алан Базитов һәм Дәүләкән кызы Ульяна Горбунова моңа үзләре инанды. Бу егет һәм кыз ил президенты күрсәтмәсе буенча барлыкка килгән “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия хәйрия акциясендә катнашканнар һәм бүләкләргә лаек булдылар.

 Уфада, Яңа ел алдыннан ишекләрен ачкан курчак театрында, Идел буе федераль округы буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов 15 яшьлек Ульянага “акыллы колонка”, җиде яшьлек Аланга үзе яраткан уенчык танклар бүләк итте. Ахырда бергәләп театр буенча экскурсия кылдылар һәм “Щелкунчик” әкиятен карадылар. Шулай итеп, Алан белән Ульянаның теләкләре тормышка ашты!

 Җиде яшьлек Аланның иң зур теләге, әлбәттә, Яңа елны әтисе белән каршы алу уе. Әтисе бер ел инде мобилизация буенча СВОда хезмәт итә. Ул хәрби операциядә булгач, малай үзе дә хәрби кораллар, ә тәгаен әйтсәк, танклар белән мавыгып киткән.

 Бу хакта аның әнисе Эвелина Базитова әйтте.  Шуңа күрә, “Теләкләр чыршысы”на Алан идарә ителүче танк сорап хат язган.

Ә 15 яшьлек Ульяна Горбунова акыллы колонка турында хыялланган. Ульяна дәрестән тыш вакытларында тик тормый, ул косметика ярдәмендә башка хатын-кызларга матур булырга ярдәм итә, башлап акча эшләп карый.

Алексей Касьянов укучыларның теләген тормышка ашыруда ярдәм итте. Алар белән ихлас аралашты, җылы теләкләрен җиткерде.

Бүләкләр тапшырылып, фотога төшкәч, курчак театры буенча сәяхәт кылдылар. Балалар пәрдә артына да керделәр, гримерка бүлмәләрен, остаханәләрне, репетицияләр залларын, курчаклар музеен карадылар, актерлар белән таныштылар.

“Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия хәйрия акциясендә кем дә катнаша ала. Ул матур һәм мөһим традициягә әверелде. Аны илебез президенты тәкъдим итте һәм берничә ел уңышлы эшләп килә.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, авыр язмышка дучар ителгән балалар, сәламәтлекләре, мөмкинлеләре чикләнгән балалар, хәтта авыр хәлдә калган өлкәннәр дә бу акция кысаларында бүләкләр ала.

Акция бөтен Русия буенча бара. Кемнеңдер теләген тормышка ашыру өчен елкажеланий.рф сайтында теркәлергә һәм интерактив чыршыдан открытканы алып, киңәшләр буенча эшләргә кирәк.

Алексей Касьянов: «Ёлка желаний» – добрая и нужная традиция. Это ведь так просто – подарить немного внимания тем, кому это необходимо. Благотворительность делает нас лучше, добрее, сердечнее. А это очень важно. До конца года еще есть время, а значит, у каждого из нас есть возможность побывать для кого-то волшебником. Нет ничего лучше посмотреть в счастливые глаза ребенка, который держит в руках заветный подарок. Сегодня я познакомился с двумя прекрасными детьми – Аланом и Ульяной. Мне очень приятно, что смог их порадовать. Но и они заставили меня кое-что вспомнить, несмотря на многие трудности, уметь радоваться простым вещам».

 

Могҗиза бар ул!
Могҗиза бар ул!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас