Көнүзәк
26 декабрь 2023, 10:35

Туганнарына әйтмичә киткән...

Бәлки, гаиләдә  төпчек бала булганлыктан,  аларны борчыйсы килмәгәндер. 

Анна Карабанованың социаль  челтәрләреннән.  Туганнарына әйтмичә киткән...Анна Карабанованың социаль  челтәрләреннән.  Туганнарына әйтмичә киткән...
Туганнарына әйтмичә киткән...Фото:Анна Карабанованың социаль челтәрләреннән.

Благовещен районы Бедеева Поляна авылында яшәүче егет контракт буенча хезмәткә язылган һәм махсус операциягә киткән.

«Джонни» позывнойлы сугышчы турында үз социаль челтәрләрендә муниципалитет хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Анна Карабанова сөйләде, дип хәбәр итәләр ЦУРда. Күп балалы гаиләдә "Джонни"  - иң кечесе. Армиягә ул Уфа радиоэлектроника көллиятен тәмамлаганнан соң ук китә.

“Контракт төзеп, хезмәт итәргә бару турында күп тапкырлар уйланган. Моны туганнарына әйтмичә   эшләгән. 2023 елның июлендә хәрби әзерлек урынына китә, ә аннары – махсус хәрби операция зонасына.  "Джонни" үз хезмәте турында бик ышанычлы сөйли. Хезмәттәшләр белән дә мөнәсәбәтләре тулы ышанычка корылган.  Башкача мөмкин дә түгел, утка кергәндә, хезмәттәшеңнең ныклы иңен тою бик тә мөһим. "Джонни"ның тугандаш Донбасс халкына ярдәм күрсәтү, анда тынычлыкны кайтару һәм үз Ватанына тынычлык тәэмин итү теләге бар", — дип язган Анна Карабанова.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас