Көнүзәк
26 декабрь 2023, 08:18

Дәваханәнең баш табибы СВОга киткән

Ул хәрбиләребезнең гомерләрен коткарып кала. 

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Фото:БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Башкортстан медиклары, үз һөнәри бурычларын үтәп,  СВО зонасындагы яралы хәрбиләрнең гомерләрен коткара. Шундыйларның берсе – Уфа дәваханәләре берсенең баш табибы. Ноябрьдә ул махсус хәрби операция зонасына барырга карар кабул иткән һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Бүгенге көндә ул – СВО зонасындагы  хәрби госпитальдә. Уфа хирургы каты яраланган хәрбиләрне яңадан сүтеп кора дисәң дә була.

“Еш кына мина ярчыклары, шартлаулар салган яралар белән очрашырга туры килә. Эмоцияләргә вакыт юктиз һәм профессиональ эш итәргә кирәк”, – ди ул.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүәренчә,  бүген   республиканың медицина ротасы да – махсус операция зонасының алгы сызыгында. Медицина ротасы составында –  төрле белгечләр. Красный Лучта Башкортстан медиклары анда яшәгән халыкка ярдәм итә. Луганск халык республикасында 18нче смена эшли.

2022 елның март аеннан алар 117 меңнән артык авырун кабул иткән, 90нан артык тикшеренү үткәргән.

“Алгы сызыкта тәүлек әйләнәсенә хәрбиләребезнең гомерләрен  коткарган медицина хезмәткәрләребез белән горурланабыз!” – диләр БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас