+21 °С
Болытлы


Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Баймакка эш сәфәре белән баргач урамда сәүдә итүче мәйданчык белән танышты, анда үз продукцияләрен сатучы урындагы фермерлар белән аралашты.
Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев Баймак шәһәрендә шундый мәйданнарның бишәү булуын әйтте. Сатучылар арасында аларның барсы да популяр, ди ул. Халык аларның продукциясен яратып сатып ала. “Иң мөһиме – безнең пенсионерлар, - ди ул. – Үз бакчаларында үскән яшелчә-җимешне сатарга мөмкинлекләре бар”.
Чыганак: glavarb.ru