Көнүзәк
15 декабрь 2023, 16:01

Илнар - мәңгегә безнең йөрәкләрдә

Сибай шәһәрендә Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган биюче Илнар Хәтмуллинның гаиләсе белән очрашты.

Илнар  - мәңгегә безнең йөрәкләрдәИлнар  - мәңгегә безнең йөрәкләрдә
Илнар - мәңгегә безнең йөрәкләрдә

 

Июнь аенда йөрәкләрне өзеп һәлак булган биюче егетне күпләр хәтерлидер.  Ул 2000 елда биючеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзе дә тормышын бию белән бәйли. Үсмер чагында сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, үсеп буй җиткәч, Рудольф  Нуриев исемендәге  Башкорт хореография колледжына укырга керә.

2015 елдан ул Башкорт дәүләт университетының Сибайдагы институты каршындагы “Сармат” халык бию ансамблендә бии. 2017 елда Сибай концерт-театр берләшмәсенә артист итеп кабул итәләр.

2019-2020 елларда армия хезмәтендә булып кайта. Ул анда гаскәри частьнең ансамблендә солист була. Хезмәтеннән кайткач, Сибай филармониясендә карьерасын дәвам итә. 2022 елда Илнар гаилә кора, 2023 елның февралендә улы Аслан туа.

2022 елда мобилизация игълан ителгәч, Илнар Хәтмуллин да 28 сентябрьдә махсус хәрби операция барган урынга озатыла. Ул алдынгы позициядә хезмәттә булган. “Батырлык” һәм генерал Шәйморатов орденнары белән бүләкләнгән.  

Радий Хәбиров Илнарның әнисе Лариса Шәйнур кызы белән сөйләшкәндә батыр ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтте.  Илнарның тормыш иптәше Фидалия әлеге вакытта бәби ялында, аннан соң ул үзенең белгечлеге – икътисадчы булып эшкә урнашачагы турында әйтте.

  • Сезгә эшкә урнашырга ярдәм итәрбез, – дип вәгъдә бирде Радий Фәрит улы. – Сезнең улыгызны бөтен республика белән бергә тәрбияләрбез. Һәлак булганнарның балалары - безнең төп игътибар үзәгендә.

Сибай концерт-театр берләшмәсе үзенең 30 нчы иҗади мизгелен ачар алдыннан “Сибай” халык ансамбленең репетицияләр залына  Илнар Хәтмуллинның исемен бирде. Хәзер залга керүчеләрне Илнар Хәтмуллинның портреты каршы ала.

Чыганак: glavarb.ru

Илнар  - мәңгегә безнең йөрәкләрдә
Илнар - мәңгегә безнең йөрәкләрдә
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас