

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Баймакта 1 нче Төрекмән авылында мәдәният йортын карады. Аны 2023 елда “Мәдәният” милли проекты кысаларында капиталь ремонтлаганнар. Республика бюджетыннан бу чарага 12,2 миллион сум акча бүленгән.
Мәдәният йортында хәзер китапханә, “Ихлас” клубы һәм Гата Сөләйманов исемендәге музей да бар.
“Ихлас” клубының җитәкчесе Рәгыйдә Әхмәшина сөйләвенчә, анда 200ләп хатын-кыз шөгыльләнә. Онлайн-дәресләргә 700ләп тә кеше кушыла икән. Элек башкорт милли бизәкләре эшләсәләр, махсус хәрби операция башлангач, маскировка сеткалары һәм носилкалар бәйли башлаганнар.
Яңартылган мәдәният йортына күренекле курайчы, башкорт җырчысы, фольклор җыючы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, БАССРның халык артисты Гата Сөләймановның да музее күчкән.
Радий Фәрит улы музейда Гата Сөләймановның туганының кызы – Венера Абдрахманова белән очрашты. Бүген аңа 84 яшь. Аның бер оныгы да курайда уйный һәм күренекле картәтиләренең юлыннан китәргә хыяллана икән.
Клуб каршында Радий Фәрит улы урындагы халык белән аралашты һәм 2024 елда авылда табиб амбулаториясен яңартырга боерык бирде. Халык башлыктан урамнарны чистартырга трактор һәм кайбер йортларның түбәләрен алмаштырырга ярдәм итүен сорады. Икенче Төрекмән авылы халкы газ үткәрү мәсьәләсен күтәрде. Радий Фәрит улы ведомстволарга бу сорауны эшләргә кушты.
Чыганак: glavarb.ru