

Хәзер ул иң шәп бүләк!
Кичә туры эфирда Владимир Путин русиялелләргә йомырка хакларын төшерергә вәгъдә итте. Аны ул РФ Хөкүмәтенең бу юнәлештә эшләп җиткермәве белән аңлатты.
Йомыркага бәяләр артуын бер яклап ул чагыштырмача түбән бәядә булган аксымга сорату артуы белән аңлатты. Эчке базарда моны бәяләп бетермәгәннәр.
Шул ук вакытта читтән йомырка кертү сузылган.
Ил Президенты декабрь аенда безнең ил базарларына Төркия, Белоруссия һәм башка илләрдән йомырка ташый башлаячаклар, диде.
Уфада бер дистә йомырка 120-140 сум тирәсе булды. Данәләп тә сатканнар, диделәр.
Аптырарсың, СВОны корал белән, халыкны йомырка белән тәэмин итү турында да ил Президенты уйларга тиешме? Төбәк саен үз җитәкчеләре бар, хөкүмәт, министрлар нишли соң ул? Күкәйнең югалып баруын, хакларның артуын алдан белмиме, күрмиме алар? Якыннары да бер дә кибеткә, базарга йөрмиме, кешеләр белән аралашмыйлармы әллә? Мәзәк инде бездә хәлләр...
Яңа ел җитә. Тавык асраган кешеләргә туганнарына ни бүләк итәргә дип баш ватасы юк - йомырка! Үз тавыкларың салган чын йомырка!
Фото: artfile.ru