

Йөрәк-кан тамырлары авырулары – үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урында. Махсус программа буенча төбәкләрдә кардиоүзәкләр төзелерме?
Русия Президенты Владимир Путин бу сорауга болай җавап бирде:
- Бездә яман шеш авырулары программасы бар, ул яхшы эшли.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә шундый ук чаралар күрү мөмкинлеген карарбыз.
Без, һичшиксез, беренчел сәламәтлек саклау звеносы программасын озайтачакбыз. Бу юнәлештә күп эш башкарылган, әмма бу барыбер җитәрлек түгел.
Сорауны аңлыйбыз, бу программаны да булдыруыбыз очраклы түгел, монда авыл җирлегенә игътибар бирү мөһим.