Көнүзәк
14 декабрь 2023, 09:47

Мобилизациянең икенче дулкыны булмаячак

Бу хакта Владимир Путин хәбәр итте. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Русия үз максатларына ирешкәч кенә Украина белән тынычлык булачак, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин. Бу хакта ил башлыгы "Ел йомгаклары" матбугат конференциясе белән берләштерелгән  туры линия вакытында белдерде.

Махсус операция максатлары үзгәрешсез кала, дип искә төшерде президент. Бу максатларга ул денацификацияне, демилитаризацияне һәм Украинаның нейтраль статусын кертте.

Туры линия вакытныда Владимир Путин  13 декабрь мәгълүматларына ярашлы 486 мең кешенең Русия кораллы көчләре белән контракт төзүен хәбәр итте.

Шунда ук ул мобилизациянең икене дулкыны булмаячагын әйтте. “Тәүдә мобилизацияләнгәннәр адресына күп иронияле һәм көлкеле сүзләр әйтелде, аларны “мобики” дип йөрттеләр, әмма резервистлар хәрби шартларда үзләрен яхшы күрсәтте”, – диде Путин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас