Көнүзәк
14 декабрь 2023, 15:00

Константин Толкачев: “Президент илдәге һәм дөньядагы процессларны тирәнтен аңлавы белән аерылып тора”

Владимир Путин өчен уңайсыз темалар юк.

Константин Толкачев:  “Президент илдәге һәм дөньядагы процессларны тирәнтен аңлавы белән аерылып тора”Константин Толкачев:  “Президент илдәге һәм дөньядагы процессларны тирәнтен аңлавы белән аерылып тора”
Константин Толкачев: “Президент илдәге һәм дөньядагы процессларны тирәнтен аңлавы белән аерылып тора”

Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев Русия Президенты Владимир Путин белән «туры линия»  нәтиҗәләренә аңлатма бирде:

- Президент чираттагы тапкыр ил халкы белән гадел, ачыктан-ачык сөйләшү үткәрде. Безнең лидерыбыз илдә һәм дөньяда барган процессларны тирән аңлавы белән аерылып тора, аның өчен уңайсыз темалар юк.  Халыкара хәлләр белән бәйле мәсьәләләр бүген дә игътибар үзәгендә. Русия үзмә- эзлекле рәвештә үз позициясен яклый, барлык тышкы сәясәт уенчыларын үзе белән исәпләшергә мәҗбүр итә. Шулай ук Владимир Путин гражданнарның тормышның төрле якларына кагылышлы көнүзәк сорауларына җавап бирде. Шул ук вакытта президент конкрет һәм аерым очракларны гомумиләштерә, системалы проблемаларны ачыклый һәм карарларның юнәлешләрен билгели кебек тоела. Хакимият кешеләрне борчыган проблемаларны ишетә һәм аларны хәл итү өчен чаралар күрә. Моның өчен ресурслар җитәрлек, икътисад тотрыклы эшли.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас