Көнүзәк
14 декабрь 2023, 13:24

Хезмәт мигрантлары яки урындагы халык мәнфәгатьләре турында

Туры эфир. Владимир Путин.

Хезмәт мигрантлары яки урындагы халык мәнфәгатьләре турындаХезмәт мигрантлары яки урындагы халык мәнфәгатьләре турында
Хезмәт мигрантлары яки урындагы халык мәнфәгатьләре турында

Туры эфир. Владимир Путин.

 

– Кайбер мәгълүматлар буенча, безнең илдә 10 миллионнан артык мигрант эшли. Эшсезлек дәрәҗәсе 2,9 процент булуын исәпкә алсаң, безгә чит ил эшчеләре бик кирәкми дә кебек. Квалификацияле эшчеләрне җәлеп итәргә кирәк. Квалификациясезләреннән башка да булмый, билгеле.

 

Алар белән алдан ук җитди эш алып барырга кирәк. Урыс мәктәпләре, вуз филиаллары ачарга. Әлеге илләрдә бездән укытучылар, программаларны киңәйтүне сорыйлар.

 

Иң мөһиме, алар безнең законнарны һәм халыкларның традицияләрен хөрмәт итәргә тиеш. Властьлар аларның тәртибен контрольдә тотарга һәм чара күрергә тиеш.

Аларга социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә каршылар да бар. Әмма без аларның гаиләләрен ташлый алмыйбыз бит.  Аларның проблемалары белән шөгыльләнүче махсус орган булдырырга кирәк, дип уйлыйм. Шунысы мөһим, урындагы халык мәнфәгате беренче урында булырга тиеш.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас