

Махсус хәрби операция (СВО) үткәрү зонасында фронт линиясе озынлыгы ике мең километрга якын тәшкил итә. Аның озынлыгын президент “Владимир Путин белән ел йомгаклары” барышында атады.
“Фрон линиясе ике меңгә якын км тәшкил итә. Шуңа да инде бар да вакытында китерелми. Әмма үзебезнең җитештерү дә үсә”, – диде ил башлыгы.
Путин шулай ук Русия гаскәрләренең дроннар саны белән хәлләре яхшыра, диде. “Хәлләрнең яхшыруын күрми калмагансыздыр бит, шулаймы? Әйтегез әле, шулай бит?” – ди Путин Беренче каналның хәрби корреспонденты Дмитрий Кулькога. Военкор: “Әйе, яхшыра”, – диде.
Владимир Путин туры линия вакытында Русия армиясе махсус операция зонасында үз ползицияләрен яхшырта, диде.
“Алгы сызыкларда безнең Кораллы көчләр акрын гына булса да, үз хәлләрен яхшырта киләләр. Барысы да актив гамәлләр стадиясендә”, – диде ул.
Чыганак: lenta.ru