Көнүзәк
14 декабрь 2023, 11:48

“Ел нәтиҗәләре” . Владимир Путин

 Владимир Путин белән матбугат конференциясенә “Башинформ” агентлыгы, БСТ телевизион каналы һәм “Яңавыл таңнары” гәзите хәбәрчеләре аккредитация үтте.

“Ел нәтиҗәләре” . Владимир Путин“Ел нәтиҗәләре” . Владимир Путин
“Ел нәтиҗәләре” . Владимир Путин

 Владимир Путин белән матбугат конференциясенә “Башинформ” агентлыгы, БСТ телевизион каналы һәм “Яңавыл таңнары” гәзите хәбәрчеләре аккредитация үтте.

 

Бүген Русия Президенты Владимир Путин берләштерелгән “туры линия” һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында елга нәтиҗә ясады: русиялеләр һәм журналистлар сорауларына җавап бирде. “Ел нәтиҗәләре” дигән чарада Мәскәүнең “Кунак сараенда” махсус төзелгән студиядә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре: федераль медиа һәм Русия төбәкләреннән, шулай ук Мәскәүдә аккредитация үткән чит ил журналистлары катнашты. Быел Башкортстаннан Владимир Путин белән матбугат конференциясенә “Башинформ” агентлыгы, БСТ телевизион каналы һәм “Яңавыл таңнары” гәзите хәбәрчеләре аккредитация үтте.

Аерым сорауларга тукталып үтәбез:

Палестина - Израиль конфликты

Палестина - Израиль конфликты  хакында Президент болай диде:"Газзәдә иң зур балалар каберлеге",- диде БМО җитәкчесе, шуңа да анда тынычлыкка ирешү һәм Палестина дәүләтен төзү кирәк".

 

Табиблар белән тәэмин ителү һәм врачларның хезмәт хаклары:

“Табиблар белән тәэмин итү өчен федераль программа да кирәк булуы мөмкин. Врачлар хезмәтен бәяләү кирәк булачак."Земский доктор"ны 2 миллионга җиткерү хакында уйларга кирәк”.

 

Спорт темасы:

“ МОК җитәкчелеге бизнес белән мавыга. Олимпиада идеяләре юкка чыкмасын иде. Спорт сәясәттән читтә торырга тиеш. Спорт уеннарында флаг кертү, гимн уйнату мәсьәләсе бар. Ләкин спортчылар ярышларда катнашырга тиеш. Регионнарда спортны үстерүгә ярдәм итәчәкбез”.

 

СВОда катнашучылар хокуклары буенча:

“СВОда катнашучыларга түләүләр мәсьәләсен яхшыртасы бар. Халык фронты актив эшли, волонтерлар да ярдәм итә. Дроннар белән тәэмин итү яхшыра, ләкин алар  әлегә җитеп бетми. Аларны җитештерүне, тәэмин итүне арттырачакбыз.

Госпитальдән соң реабилитацияләү урынында комиссия үтү булачак. "Илне саклаучылар" фонды эшли  һәм аның эшен камилләштерергә кирәк булачак.

ЧВКчылар

 Анда булучыларның мәсьәләләре шактый катлаулы, аларга кагылган законнар эшләнмәгән. Әмма хокуклары сакланырга тиеш.

Яңа территорияләрдәге милиция хезмәткәрләренә дә бу кагыла. ЛНР, ДНРларда хезмәт итүчеләр дә хокуки якланырга тиеш.

 

Себердән күчерү мәсьәләсе.

Программа дәвам итәчәк. Урындагы хакимият белән бергә эшләрбез.

Валюта мәсьәләсендә

Илдәге социаль якны кайгыртып эшләү кирәк. Чит ил валютасы 87 процент иде, хәзер 24 процент. Кытай  валютасы артты. Димәк, суверенитет  ныгый дигән сүз. Һәм безнең финанс хәлебез тотрыклы.

Кубаньда ял итү урыннары

Кубаньда ял итү урыннары буенча куелган сорауга ил Президенты  аэропортларны ачу мәсьләсе өйрәнелә, диде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас