Көнүзәк
14 декабрь 2023, 13:09

Абортларны тыярга кирәкме?

Русия Президенты Владимир Путин:

Абортларны тыярга кирәкме?Абортларны тыярга кирәкме?
Абортларны тыярга кирәкме?

 

Русия Президенты Владимир Путин:

 

-Абортларны тыюларга килгәндә, алкогольгә каршы кампания өлкәсендәге тыюларны искә төшерик. Без моның нәрсәгә китергәнен хәтерлибез. Суррогат белән агулану корбаннарын арттыруга... Мин чиркәүнең позициясен беләм... Ләкин мин алкогольгә каршы кампаниянең аяныч нәтиҗәләрен искә төшердем....

 

Ил җитәкчесе билгеләвенчә, Дәүләт хатын-кызларның бала гомерен саклап калу өчен карар кабул итүләрен тели. Ләкин хатын-кызның хокуклары һәм ирекләре дә исәпкә алынырга тиеш. Бу проблеманы ничек чишәргә? Президент әйтүенчә, аның чишелеше ким дигәндә ике өлкәдә. Беренчесе - традицион кыйммәтләргә мөрәҗәгать итү, шуларның берсе - зур гаилә. Бу тәрбиянең мәгънәсе буенча, бала - ул Аллаһ бүләге, хатын-кызлар өчен дә,  ир-атлар өчен дә. Һәм бу, әлбәттә, матди иминлек өлкәсенә бәйле.

 

-Без сәламәтлек саклауның беренчел звеносы турында сөйләштек, әмма моннан тыш хатын-кызлар консультацияләренә игътибар итәргә кирәк, төбәк клиникалары һәм дәваханәләренең бала тудыру бүлекләрен нинди темпларда һәм ничек тәртипкә китерү турында уйларга кирәк. Өченчесе - балалы гаиләләргә ярдәм итүне дәвам итү турында уйлау.

 

Фото: vestikamaza.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас