

Украинадагы махсус хәрби операция 2024 елның җәендә тәмамланырга мөмкин. Бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, халык белән туры эфирда аралашканда, хәбәр итте.
“Махсус хәрби операциянең тәмамлануын алдагы елның җәендә, якынча алганда июньдә яисә июльдә, көтәргә кирәктер. Шәхсән үзем карар кабул итсәм, өч айда да тәмамларга булыр иде”, – дигән Кадыйров һәм хәрбиләр алдында мөмкин кадәр шәһәрләрне җимермәскә, ә бирелергә теләгәннәр белән сөйләшүләр алып барырга дигән максат куелуын аңлаткан.
Кадыйров шулай ук әгәр дә андый максат булмаса, “без күптән Киевны алыр идек”, дип сөйләгән. Чечня башлыгы сүзләренчә, Русия хәрбиләре Киевтан 7 км ераклыкта булган һәм аны Мариупольгә караганда да алу җиңелрәк булыр иде.
“Әмма башкомандующийның төп максаты – шәһәрләрне мөмкин кадәр җимермәскә һәм Көнбатышка, безнең территориягә үтеп кереп, үз шартларын куюны булдырмаска”, – дигән Кадыйров.
Хәер, Рамзан Кадыйров бер тапкыр СВОның ахырын фаразлаган иде инде. Ул махсус операция 2023 ел ахырына кадәр бетәчәк, дигән иде. Аның сүзләренчә, Русия дошманнарының Мәскәү белән эш алып баруга кайтудан башка чарасы юк.
Ә безгә никадәр тизрәк тәмамланса, шулкадәр яхшырак. Абый-энеләрен, ирләрен, әти, картәтиләрен, якыннарын өзелеп көтүчеләр шатланыр иде.
Чыганак: lenta.ru