

Махсус операция зонасында хезмәт итәр өчен Русия Оборона министрлыгы белән хатын-кызлар да контракт төзи.
Шундый гүзәл затларның берсе турында Башкортстан юлдаш телевидениесендә сөйләделәр.
"Снайпер" позывнойлы ханым үзенең подразделениесендә - бердәнбер хатын-кыз. Аның контракт буенча хезмәт итү тәҗрибәсе бар. "Снайпер" моңа кадәр чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Аның хәрби тәҗрибәсе СВО зонасында кирәккән: ул күп тонналы "Урал" машинасын да, хәтта танкларны да йөртә белә. "Илнең төрле почмакларыннан балалардан: "Без сезгә ышанабыз, бар да яхшы булыр", - дип килгән хатлары шулкадәр ярдәм итәр һәм ышаныч өстәр дип уйламаган идем", - дип сөйли БСТ журналистына "Снайпер".
Аның әнисе кызын берничә тапкыр кайтырга үгетләп караган, әмма "Снайпер": "Әни, ә син минем урында нишләр идең?" - дип сораган. Ханымның әнисе дә: "Мин дә ил сагына басар идем", - дип җавап кайтара.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.