

9 декабрьдә бөтен ил буенча Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датада иң беренче чиратта батырлык күрсәткәннәрне хөрмәтлиләр. Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә махсус операция башланганнан бирле җиде Башкортстан кешесе Русия Герое исеменә лаек булды дип язып чыкты. Алар арасында – Максим Серафимов, Тамерлан Илһамов, Игорь Насыйбуллин, Алмаз Сафин, Борис Дудко, Степан Белов. Соңгы ике хәрбине ил Президенты Владимир Путин үзе бүләкләде. Бүләкләнүчеләр исемлегендә узган җәйдә алтын йолдыз алган вертолет полкы командиры Денис Чернавин да бар.
Бер генә очыш вакытында алар берьюлы биш данлыклы чит ил техникасын – ике Leopard танкын һәм өч Bradley пехота хәрби машинасын юк итәләр. Аннан соң вертолетчыларны алыштырган киләсе төркем колоннаны юк итү өстендә эшли. Бу "Бродяга" позывнойлы вертолет полкы командиры башкарган хәрби очышларның берсе генә. Аның исемлегендә барлыгы 400дән артык шундый очыш. Махсус операция зонасында беренче көннәрдән үк очучы буларак хезмәт итә. Бу вакыт эчендә дошманның 82 берәмлек бронетехникасын, 2000дән артык сугышчысын юк итә. Моның өчен Денис Чернавин өч Батырлык ордены, "Батырлык өчен" медале һәм "Русия Герое" исеменә лаек була.
Армия авиациясе очучылары яки аларны шулай ук винт канатлы сугышчылар дип тә дип атыйлар – алар Кораллы Көчләр элитасы. Алар тәүлек әйләнәсе күктә дежур торалар. Һәм күктә дошман күренгән очракта җимергеч һөҗүм ясыйлар. Геройлар көне – үз гомерләрен куркыныч астына куеп, куелган бурычларны үтәүче хәрбиләрнең батырлыгын билгеләп үтү өчен тагын бер мөмкинлек. Чөнки аларның һәр хәрби очышы соңгысы булырга мөмкин…
Чыганак: bash.news