

Бүген безне чираттагы эш - уй һәм теләкләр берләшерде.
9 декабрь - Русия Геройлары көнендә без - Яңа Бишенде авылы кешеләре дә читтә калмадык. СВОда хезмәт итүче якташларыбызга, авылыбыз кияүләренә Яңа ел күчтәнәчләре әзерләп озаттык.
Гуманитар конвой бөтен авылдашлар тырышлыгы белән тупланды.
Җыелган акчага егетләр сораган дизель генераторы сатып алдык.
Калган акчага тәмле күчтәнәләр, җылы киемнәр булдырдык.
Балалар үзләренең фантазиясе җиткән кадәр котлаулар әзерләде.
Без ир- егетләребезнең исән- сау булып тизрәк туган якларга кайтуын телибез. Күчтәнәчләребез исән- сау барып җитсен, аларга сөенеч, шатлыклар, яхшы кәеф, туган як җылысын алып барып җиткерсен. Яңа ел могҗизалар алып килсен. Иң изге теләкләр тормышка ашсын. Балалар кулы белән ясалган, җылы, йөрәктән чыккан изге теләкләр язылган һәр открытка иясенә барып җитсен.
Егетләр, уяу һәм исән- имин булыгыз!
Резеда Хәкимова,
Яңа Бишенде авылы клубы хезмәткәре.