Көнүзәк
6 декабрь 2023, 06:17

Улы СВОга киткәч, бизнесын ташлаган

Хәзер ата кеше солдатлар өчен мунчалар төзү белән мәшгуль.  

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

Чиләбедә махсус операциядәге солдатларыбыз өчен мобиль мунчалар җитештерүне җайга салганнар.  Бу мобиль мунчалар сугышчылар артыннан фронт линиясе буйлап  сәяхәт итә ала. Улын СВОга озаткач, ир,  үзенең төзелеш бизнесын калдырып, прицепка тагып йөртә торган мунчалар төзи башлаган.

Бер күчмә мунча комплексын төзүгә якынча бер айлап вакыт китә икән. Анда пар салып, чабына торган урын, душ, кер юу машинасы урнаштырылган. Радик Закиров күчмә мунчаларын тулысынча җиһазландырган. Солдатларга уңайлы булсын өчен биредә сабын да, тастымаллар, кырыну кирәк-яраклары, чүмечләр, миндекләр бар. Конструктор сөйләвенчә, мунча борынгыча да, ягъни утсыз һәм  суүткәргечкә тоташтырмыйча эшли ала. Шулай ук аны электр утына һәм суүткәргечкә тоташтыру мөмкинлеге дә бар.  

СВО зонасына инде прицепка тагылган  биш мунча озатканнар. Материалларны һәм төзелеш өчен кирәк булган акчаларны битараф булмаган чиләбеләр җыя. Радик Закировның планнарында – тәүдә 90нчы танк дивизиясен шундый мунчалар белән тәэмин итү, соңыннан башка подразделениеләрне дә.  

Ярдәмчел һәм кайгыртучан кешеләр булганда бу СВО дигәннәрен исән-имин ерып чыгарбыз, дип ышаныйк.

Иң мөһиме – андагылар исән-сау кайтсын! 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас