Көнүзәк
6 Декабря 2023, 07:04

СВОда катнашканы өчен төрмә яный

Мәсьәлә уңай якка хәл ителерме соң?

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе  сугышчысын яклап чыккан. Эш шунда: СВОда катнашкан “Вагнер” экс-хезмәткәренә  төрмә срогы яный. Вагнеровчы тарыган “кыргый ситуация” турында парламентарий үзенең Телеграм-каналында сөйләгән.

Александр Бабковның әти-әнисе Үзбәкстанда яшәгән. Махсус операция зонасына барырга уйлавын ул болай аңлата: “Мин рус кешесе, шуңа читтә торып кала алмадым”, –   дип китерә Бабковның сүзләрен RT.

2022 елның сентябрендә Бабков “Вагнер” төркеменә кушыла, ул Артемовскны азат итүдә катнаша.

Шәхси хәрби компаниядә хезмәт иткән дәвердә Бабков Русия гражданлыгын алып өлгерми. СВОдан кайту белән сугышчыга Русия территориясендә законсыз рәвештә яшәвен һәм тиздән туган ягына депортацияләнәчәген  хәбәр итәләр. Вагнеровчы сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканы өчен Үзбәкстанда аңа 10 елга кадәр колония срогы яный.

Вагеровчының бу хәлгә таруын белгән Хинштейн  Русия Эчке эшләр министрлыгының Миграция сораулары буенча баш идарәсе белән элемтәгә кергән. Якын арада вагнеровчыга вакытлыча яшәп тору урыны биреләчәк, аннары ул Русия гражданлыгы алачак. “Геройны депортацияләү  турында сүз бармый”, – дигән Хинштейн. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас