

Егетләр тагын СВОга китте.
Башкорстан Башлыгы исеменнән аларга лаеклы хезмәтләре өчен Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов рәхмәт белдерде.
Солдатлар һәм офицерлар хәрби бурыч үтәгәндә республика тулысынча аларның гаиләләрен курчалап тора. Кичә Башкортстаннан 103нче гумконвой китте.
– Сез барыгыз да безнең өчен патриотизм үрнәге. Командирларга, шәхси составка чын күңелдән рәхмәт белдерәм, сез авыр шартларда илне фашизмнан саклыйсыз. Кайчандыр безнең әтиләр, картәтиләр нәкъ шулай ул җирләрне дошманнан азат иткән. Без бөтен республика белән сезнең өчен борчылып торабыз. Без сезнең исән-имин килеш кайтуыгызны көтәбез, – диде Ирек Сәгыйтов.
Соңгы минутлар җиткәндә яугирләр республика җитәкчеләре янына килеп, отпуск вакытында туган сорауларны ачыкларга тырышты.
Кемдер тулы суммада килгән квартплата буенча борчыла ( СВОда катнашучыларга ташлама каралган), кемдер гаиләсенә утын белән ярдәм итүне сорады, кемгәдер акча вакытында күчмәгән.
Бу юлы Запорожье өлкәсендә хезмәт иткән яугирләр ялга кайткан булган. Тиздән СВОда икенче юнәлешләрдәге якташлар ялга кайтачак
Көн суык булгач, озак саубуллашмадылар. «По машинам!» командасы яңгырады һәм «Прощание славянки» маршы астында автобуслар колоннасы юлга кузгалды.
Исән-сау, иминлек белән кайтыгыз, ир-егетләр!