Көнүзәк
6 декабрь 2023, 17:34

Кыш бабайдан “бүләк” булганмы?

Яңа елга балалы гаиләләргә акча бирәчәкләр? Дөресме бу хәбәр?

Кыш бабайдан “бүләк” булганмы?Кыш бабайдан “бүләк” булганмы?
Кыш бабайдан “бүләк” булганмы?

Яңа елга балалы гаиләләргә акча бирәчәкләр? Дөресме бу хәбәр?

 

Интернет челтәрендә ике балалы гаиләләргә унар мең сум акча бирәчәкләр дигән мәгълүмат таралган. Шундый ук яңалыклар телеграмм-каналларга килеп кергән. Бу нәрсә?

Таралган мәгълүматка караганда, бу акчаны алыр өчен ике балалы гаиләләр махсус гариза бирергә тиеш. Моның өчен хәбәрдә куелган сылтама аша үтәргә кирәк. Арытаба ачыклануынча, бу хәбәрне мошенниклар таратуы ачыкланды.

Әмма, рәсми чыганаклардан белдерелмәгән, вакытлы матубгатта хәбәр ителмәгән хәбәрне чын дип кабул иткән кешеләр төп башына утырган.  Бу сылтама буенча керүчеләрнең телефоннарында булан барлык мәгьлүмат  автоматик рәвештә мошенниклар кулына күчкән һәм нәтиҗәдә... картада булган акчалары очкан. Акча өләшү турында хәбәрне мошенниклар тараткан булып чыкты...

 Авызың бер пешсә өреп кабасың, әмма кешенеке пешкәнгә өреп капмыйсың шул. Югыйсә, алданучылар турында көне-төне сөйлибез, язабыз...

 

Игьтибар! Җәмәгать, рәсми хәбәрләргә килгәндә, махсус хезмәтләр белдерүенчә, Яңа елга бернинди өстәмә акчалар бирү көтелми. Шуңа күрә белгечләр кем ни әйтсә, язса, шалтыратса ышанып бармаска һәм таныш булмаган сылтамалар аша кермәскә киңәш итә.

 

Фото: 9111.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас