

Русия Президенты Владимир Путин гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә зур хезмәтләре өчен әл-Сурури Яхья Мөхәммәт, Галия Дәүләтбаева, шулай ук Дмитрий һәм Наталья Кормщиковларны «Ата-ана Даны» ордены медальлә ре белән бүләкләде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Моннан тыш, Владимир Путин боерыгы буенча ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен Русия Президентының Мактау грамотасы белән Уфаның Ленин районы хакимиятенең гуманитар һәм социаль мәсьәләләр идарәсе начальнигы Венера Гафарова бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк дәүләт башлыгы Регина һәм Рөстәм Абдрәкиповлар гаиләсен «Ата-ана Даны» ордены белән бүләкләгән иде. «Ата-ана Даны» ордены медальләренә Айгөл һәм Илдар Галиевлар лаек булды.