Көнүзәк
5 декабрь 2023, 17:17

Аграрийларга ярдәмгә

Агросәнәгать комплексы оешмалары 2023 елның 11 аенда 12,1 миллиард сумлык 2693 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.

Аграрийларга ярдәмгәАграрийларга ярдәмгә
Аграрийларга ярдәмгә

 

Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексы оешмалары 2023 елның 11 аенда 12,1 миллиард сумлык 2693 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Былтыргы елның шушы вакыты белән чагыштырганда 1 млрд сумга артыграк. Үсеш 10 процент тәшкил иткән.

  • Ел башыннан алып авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 473 трактор, 204 иген җыючы һәм 22 мал азыгы җыючы комбайн, һәм башка техника сатып алды, - дип бәян итте БР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. 2019 елдан алып, биш ел эчендә республика аграрийлары 52 млдр сумлык 15 мең техника сатып алды.

Агросәнәгать комплексын модернизацяләү кысаларында техника һәм корылмалар сатып алу өчен 50 процент чыгымнарны каплау каралган.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас