Көнүзәк
3 декабрь 2023, 17:14

Хәрби ни өчен СВОга киткәнен сөйләгән

Махсус хәрби операция башлануга тиздән ике ел тула...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Шаран районыннан  махсус хәрби операция зонасында “Башкортстан” мотоукчылар полкында  контракт буенча хезмәт итүче хәрби аның урынына Ватан алдындагы  бурычын башка беркем дә үтәмәячәк, дигән фикердә. Янәхмәт авылында яшәүче “Француз” позывнойлы хәрби турында “Шаран киңлекләре” гәзите язган.

Хәрби күптән түгел кыска вакытлы отпускка кайткан. Басма белән әңгәмәсендә “Француз” ни өчен махсус операциягә китәргә дигән карарга килүе хакында сөйләгән. Хәрби  сүзләренчә, ул авылдан мобилизация буенча  һәм контракт төзеп махсус операциягә китүче авылдашлары хакында уйланып йөргән һәм быел май аенда  үзе дә комиссариатка барып, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Хәзер “Француз” полкта радиотелефонист булып хезмәт итә, башка подразделениеләр белән элемтә булдыра.  

“Мин үземә сорау бирдем: “Нигә ил өчен шундый катлаулы вакытта мин читтә клаам соң әле? Дөрес түгел бу”. Шул чакта контракт төзергә уйладым да инде. Эшем гади түгел минем, туктап тормаган атышлар астында элемтә сузарга туры килә,  чөнки элемтәсез сугыш белән идарә итеп булмый, ә идарәсез җиңү юк дигән сүз”, – ди “Француз”.  

“Француз” белән иңгә-иң терәшеп аның якташлары хезмәт итә. Хәрби сүзләренчә, алар бердәм фронт гаиләсенә әйләнгән. “Француз” контрактчы булу карарын сайлавына үкенми. Ватанны саклау аның  бурычы икәненә ышана ул. Хәрби шуны да өстәгән, отпуск вакытында ул гаилә корып өлгергән. Хәзер аны, әти-әнисеннән башка яшь хатыны да көтә.

“Хәзер мине яраткан хатыным да көтәчәк, бу миңа көч өстәп торачак. Җиңел йөрәк һәм күңел белән юлга чыгам, алгы сызыкта мине фронтташларым көтә. Барысына да  туганнары һәм якыннарының кадерен белергә, тормышны яратырга һәм Ватан сагына басарга һәрчак әзер  буырга телим”, – дигән “Француз”.

P.S. Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас