Көнүзәк
30 Ноября 2023, 19:38

СВОдагы якташларыбызны кайгыртып

Махсус операция тиз арада  тәмамланып, исән-сау кайтып җитегез!

Әлшәй районының Шафран авылында яшәүче хәстәрлекле Сергей Әминев махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләре өчен әзерләнгән маскировка челтәрләрен ясаганда кулланыла торган тасмаларны кисү өчен станок ясаган. Бу хакта Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Хакимият җитәкчесе сүзләренчә, аппарат челтәр үрүдә шактый вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә.

“Һәр бәйләнгән тукыма корамасы  әлшәйлеләрнең хезмәт һәм тырышлыгы гына түгел, бу әле җылы сүзләр һәм  тиз арада исән-сау туган якларга  кайту  теләкләре дә”, – дип язган Дамир Мостафин.

Хәрбиләргә бездән теләк шул – үзегезне саклагыз, без сезне көтәбез! Исән-имин туган якларга кайтырга Ходай Тәгалә насыйп итсен. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас