Көнүзәк
1 Декабря 2023, 04:34

Кышның беренче көне нәрсә вәгъдә итә?

Календарь кыш җитте.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Календарь кышка да аяк бастык. Кыш быел әллә ни ашыкмый шикелле. Инде декабрь ае җитсә дә, кар күләме җир өстен капларлык кына.

Алдагы көннәрдә дә бик салкын булмаячак. Һәрхәлдә, синоптиклар шундый фараз бирә.

Бүген, 1 декабрьдә, бераз кар явачак, кайсыбер районнарда бозлавык булачак. Җил көньяктан исә. Һава температурасы көндез урыны белән 0 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Уртача -5 градус тирәсе булачак.

Иртәгә, 2 декабрьдә, төнен шулай ук җиңелчә кар явуы көтелә. Көндез җепшек кар булачак. Агачларга һәм тимер чыбыкларына кар сыруы, бозлавык, юлларда кар өемнәре фаразлана. Җил шулай ук көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Термометр баганалары төнен -3, -8 градус күрсәтсә, көндез -4, +1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Ә сезнең якларда һава торышы ничек? 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас