Көнүзәк
30 ноябрь 2023, 07:33

Юлай Ильясов: "Бу хакта озак уйланып йөрдем..."

Куергазы районы хакимияте башлыгының махсус операциягә китүе хакында кичә билгеле булды. 

Юлай Ильясов/vk.comЮлай Ильясов/vk.com
Фото:Юлай Ильясов/vk.com

Кичә  “туры линия” вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Талха улы Ильясов махсус хәрби операция зонасына китә, дип хәбәр итте. Ул үз вәкаләтләрен салган һәм юлга чыгарга әзерләнә. “Башинформ” журналисты белән әңгәмәдә Юлай Талха улы ни өчен шундый карар кабул итүен аңлатты.

“Бу хакта СВО башланганнан бирле уйлап йөрдем. Ә инде ике тапкыр гуманитар миссия белән  алгы сызыкка барганнан соң, әлеге карарым туа башлады. Һәм менә ноябрь аена карарымны кабул иттем”, – ди ул.

Юлай Ильясовның тормыш иптәше Лилия Михайлова  Мариупольдә гуманитар миссине җитәкли, озак вакыт Русиянең  яңа төбәкләрендә үткәрә. Шуңа гаилә советында ул, әлбәттә,  иренең бу адымын хуплаган. Куергазы районы башлыгы якташларыннан да шактый күп хуплау сүзләре ишеткән.

“Мин ахыргача беркемгә бу хакта сөйләмәдем, барысы өчен дә бу көтелмәгән хәл булды. Әле телефоным  шалтыратулар һәм смс-хәбәрләрдән ярыла. Барысы да хуплый, җиңү белән кайтырга тели. Халыкның хуплавы минем өчен бик мөһим”, – ди Юлай Ильясов.

Алгы сызыкта ул авиация разыедкасы белән шөгыльләнергә ниятли.

“Мин УДАТУны тәмамладым,  белгечлегем – очу аппаратларының электр җиһазландырылуы. Ниһаять, аның кирәге чыкты һәм мин  белемем буенча эшләячәкмен”, – дип сөйләде Юлай Талха улы. 

* Юлай Ильясов СВОга китә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас