

Айгөл Рамазанова, Уфа фән һәм технологияләр университеты студенты:
–Туры эфирда бирелгән актуаль сораулар, тулы һәм компетентлы җаваплар беркемне дә битараф калдырмады. Сораулары җавапсыз калган яки җавап белән канәгәть булмаган кешеләр булмады төсле.
Радий Фәрит улы бөтен өлкәләргә кагылган сорауларны да күтәреп, аңлатып сөйләде. Республикабыз киләчәктә нинди максат белән яшәячәген аңлатты, эшләнгән һәм эшләнәчәк эшләрне санап чыкты. "Без – күпмилләтле республика, республикабызның иң зур байлыгы — милләтара бердәмлек. Нинди генә эш булмасын, аны җиренә җиткереп эш итү кирәк, " – диде республикабызның башлыгы.
Бу сүзләр халкыбыз өчен этәргеч булып торырга тиеш. Безгә, яшь буын вакилләренә, "Туры бәйләнеш"тә Радий Фәрит улына бирелгән сораулардан, аның җавапларына таянып, эчтәлекле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде. Чын мәгънәсендә туган илебез өчен кайгырып, аның киләчәге нинди булачагын беләсе килү теләге белән үткән эфир йөрәкләребезгә өмет, күңелләребезгә дәрт һәм алдагы көнебезгә ышаныч өстәде.