

Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзүче һәм үзенә “Сәет” позывное алган Авыргазы районында яшәүче хәрби Ватанны саклау һәр ир-атның изге бурычы дип саный. “Мин – патриот һәм бу минем бурычым”, – дигән сугышчы аның махсус операция зонасына контракт буенча хезмәткә язылганын белгән туганнарына.
Мөһим һәм җаваплы адымга барган хәрби турында “Авыргазы хәбәрләре” гәзите язып чыкты. РФ коралланган көчләрендә чакырылыш буенча хезмәт иткәннән соң, “Сәет” озак еллар хокук саклау органнарында эшләгән. Былтыр “Сәет” пенсиягә чыккан, әмма лаеклы ялга китәргә иртә әле дип санаган һәм хәрби комиссариатка барган. Хезмәткә китәргә ике көн кала гына ул туганнарына контракт төзүе һәм якташлары белән бергә махсус хәрби операция бурычларын үтәргә җыенуы турында сөйләгән.
“Без һаман моңа ышана алмыйбыз, 17 июльдә улым контракт төзүе хакында әйтте, 19 июльдә без аны озттык та инде”, – ди хәрбинең әнисе Нурия.
“Улым көн белән төннең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин. Телефон һәрчак зарядкада. Йөрәк һәм күңел урынында түгел инде, әмма без лаеклы кеше тәрбияләвебез белән горурланабыз”, – дип тынычландыра хатынын гаилә башлыгы Равил.
“Сәет” алдынгы сызыкларда разведчик булып хезмәт итә. Аңа туганының улы Вадим да тиңләшә. Абыйсының контракт төзүен белгәч, бер айдан ул да туган илне якларга юлланган.
Әйткәндәй, көз башында Владимир Путин Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашу вакытында 300 мең кеше, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юлланды, дигән иде.
"Мин берничә көн элек, безнең 270 мең сугышчыларыбыз, Русия Кораллы көчләре белән контрактлар төзеде дигән идем, әмма бу инде искергән мәгълүмат икән. Менә бүген иртән хәбәр иттеләр — 300 мең кеше контрактка кул куйган, алар, ассызыклап үтәсем килә, Русия мәнфәгатьләрен яклап, ватаны мәнфәгатьләренә үз гомерләрен корбан итәргә әзер", – диде дәүләт башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Чыганак: bashinform.ru