

Махсус хәрби операция баруына һәм илебез санкцияләр астында булуына карамастан, бездән республиканы үстерү бурычын беркем дә төшерми. Бу хакта Радий Хәбиров “туры линия” барышында әйтте.
“Без тыныч кына үз эшебезне эшлибез. Кешеләр балалар үстерергә, шатланырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Минем карашка, шундый вакытта бер-береңә карата артык агрессия булмаска тиеш, кешелекле мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Әмма шул ук вакытта безгә каршы провокаторлар, диверсантлар, шпионнар, террорчылар армиясе эшли. Мин бүген безнең хокук саклау органнары хезмәткәрләрен: Федераль иминлек хезмәтенә, Эчке эшләр министрлыгына, Росгвардиягә рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки республикада шушы вакытка безнең махсус хезмәтләр төрле янауларны булдырмый калды. Шуңа да махсус хәрби операция вакытында без чак кына игътибарлырак һәм саграк булырга тиеш”, – диде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru