

Күптән түгел күземә махсус операция турында язма очрады. Бер ханым 2022 елның 24 февраленнән соң коточкыч депрессиягә бирелүен язган. Әйтергә кирәк, ханымның туганнары арасында анда катнашучы да булмаган. Әмма ниндидер коткы, шөбһә хисе күңеленә кереп оялавы, бертуктаусыз СВО турында хәбәрләр укуы, әрни-әрни видеолар каравы хакында уртаклашкан ул. Әйе, 2022 елның 24 февраленнән соң тормышыбыз үзгәрде. Барыбызныкы да диярлек. Күңелдә тынычлык хисе югалды. Иртәгәсе көнгә ышаныч кимеде.
Тик тормыш дәвам итә. Шуңа да депрессиягә бирелмәс өчен илдәге вакыйгаларга битараф түгел кешеләр үзләрен СВОга булышуга багышлый.
Мин яшәгән күрше Шмидтово авылында яшәүче Татьяна Ивановна Кудеева түбәндәгеләрне сөйләде:
–Шмидтово авылы мәдәният йорты карамагында “Чародейка” клубы эшләп килә. Алар бергә җыелып носкилар бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Былтыр укытучылар көнендә җыелдык та хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрә башларга уйладык, мин аларга шунда кушылдым. Ике атнадан челтәрләр туплап, җиң сызганып эшне башладык та. Тәүдә клуб әгъзалары, аларның гаиләләре, дуслары, туганнары акча җыйды, соңыннан авылдашлар да кушылды. Хәзер үзара якын урнашкан Бурцево, Шмидтово һәм Шамонино авыллары челтәрләргә, махсус тукымага актив акча җыя. Башта биш пенсионер идек без, акрынлап арта башладык. Шамонино авылыннан яшь әниләр килеп ярдәм итә. Алар бик җитез һәм уңганнар, челтәрләрне тиз үрәләр. Соңгы ике атнада тагын ике хатын кушылды безгә. Язын Шамонино авылының “Акбузат” балалар бакчасы ике челтәр үрде, әле менә алар тагын кушылды. Челтәрләрне без, 3*6 м зурлыкта, табигать мизгеленә карап, хаки (куе яшел, үлән төсендәрәк) яисә ак төстәгене сатып алабыз.
“Үрә генә башлаганда тегү цехларының калдык тукымаларын (“Оксфорд”) куллана идек, соңрак махсус приборлар аша (приборы ночного видения. – Авт.) бу тукыманының аерылып, ак төстә булып күренүе ачыкланды. Башта өйдә кайчы белән кисеп, тасмалар итеп тегеп, алып килә идек. Соңрак волонтерлар өчен махсус төрле төстәге спанбонд җитештерә башладылар ( яшел үлән, коры үлән, мүк, балчык, ком, өлгергән бодай, ак камуфляж һ.б.) Аларны 40 сантиметр киңлектәге бабиналарда сатып алабыз, андый рулоннарда якынча 200 метр спанбонд. Бу рулоннардагы спанбондны кисәр өчен безгә махсус станок ясадылар, хәзер тасмаларны шунда кисәбез. Үрүнең төрле ысуллары бар. Үзебез өчен ике төрле үрү ысулын сайладык. Җәен бер ысул куллансак, кышын икенчесен сайлыйбыз. Барлыгы 100 челтәр үрдек. Бу 1800 кв м челтәр дигән сүз”, – дип дәвам итә сүзен Татьяна Ивановна.
Хәрбиләребез дип җан аткан ханымнарның кул җылысын саклаган челтәрләрне Уфа районы хакимияте, “Шьем нашим Башкортостан”, “Ышанычлы тыл” җәмгыятьләре, Уфаның Росгвардиясе, отпускка кайткан хәрбиләр аша озаталар. Бүгенге көндә ешрак “Иптәшләр” оешмасы аша җибәрәләр икән. Алар фронтка машиналар, гуманитар ярдәм һәм әлеге челтәрләрне җибәрә", - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Авылдашым Руниза Кулушева да бу изге эштә катнаша.
“Җиңел булмаган заманда яшибез. Бүгенге көндә махсус хәрби операция бара, шуңа да хәрбиләребезгә ярдәм итү, аларны кайгырту һәм хәстәрләү бик мөһим. Элек-электән ышанычлы тыл булган, ансыз көрәшергә дә җиңәргә дә мотивация юк дигән сүз. Нәкъ шуңа без, битараф булмаганнар, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез дә инде. Буш вакытта маскчелтәрләр үрәбез. Башта юньле-рәтле белми идек, хәзер инде дөрес техника кулланып, профессионалларча үрәбез, бу эштә шактый тәҗрибә тупладык дисәң дә була. Акча җыю игълан итәбез дә, материаллар сатып алабыз, кешеләр теләп катнаша. Яңа кешеләр кушылуга без һәрчак шатбыз. Бу эшне мәктәптә дә оештырырга телибез, әмма әлегә урын белән проблема бар", - ди ул.
Татьяна Кудеева, Динә Грачева, Елизавета Зубарева, Эльвира Некрасова, Любовь Некрасова, Руниза Кулушева, Оксана Кәримова, Зөлфия Яхина, Гүзәл Йомагуҗина, Рәвилә һәм Мәмдүдә апаларның күз нуры түгеп эшләгән бу челтәрләр хәрбиләребезгә дошманнан яшеренүдә ярдәм итәр дип ышанып калам. Рәхмәт сезгә, уңганнар!