Көнүзәк
25 ноябрь 2023, 18:11

Борынны чөяргә ярамый

Радий Хәбиров: “Әгәр борынымны чөя башлавымны күрсәң, таяк алып мине кыйна һәм акылыма китер”, – дип кемгә әйткән?

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Комсомольская правда” радиостанциясенә интервью бирде. 

Төбәк җитәкчесе ни өчен халыкара сөйләшүләр алып барырга кирәклеге, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек ярдәм итәргә икәнлеге, яшьләр читкә китмәсен өчен нәрсә эшләргә һәм көчле төбәкләр белән көндәшлек ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

Сезнең тормышта төп девизыгыз нинди дигән сорауга ул болай җавап бирде:

– Беренчесе – эшләү. Гадел һәм җаваплы эшләү. Ни дисәң дә, мин – ир-ат, мин эшләми тора алмыйм.

Икенчесе – борынны чөймәү. Беләсезме, бу бигрәк тә властьта булган кешеләр өчен куркыныч. Мин үземнең тормыш иптәшемә гел шулай дип әйтәм: “Әгәр борынымны чөя башлавымны күрсәң, таяк алып мине кыйна һәм акылыма китер”. Син нормаль кеше булып калырга тиеш. Бу гади бурыч түгел, әмма шулай кирәк. Кешеләр белән бер дулкында булырга, аларның нәрсә теләвен һәм алар өчен үзеңнең нәрсә эшли алуыңны аңларга кирәк.

Интервьюның тулы вариантын сылтама аша укый аласыз: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/172309.html

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас